Барлык яңалыклар
Новости
31 декабрь 2019, 17:02

Владимир Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы законга кул куйды

Русия президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12130 сум дип билгеләгән законга кул куйды

Документ шимбә рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылды.
Әлеге вакытта МРОТ — 11280 сум.
Бу эш хакының, төрле компенсацияларның һәм социаль түләүләрнең артуына китерә. Әйтеп киткәндә, МРОТ күләме вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен түләүгә, йөклелек һәм бала карау буенча пособие күләменә йогынты ясый.
Башкортстанда 2020 елның 1 гыйнварыннан эш хакының минималь күләме, район коэффициентын исәпкә алып, 13 949,5 сум була. Әлеге вакытта республикада МРОТ – 12 972 сум. Шулай итеп, минималь хеҙмәт хакы 977 сумга арта.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: