Барлык яңалыклар
Новости
2 гыйнвар 2020, 13:06

Бөтенрусия Кыш бабае 200 тоннадан артык бүләк тапшырды

Яңа ел алдыннан тылсымчы илнең 50 шәһәрендә булды

Ул төп чыршыларда ут кабызды һәм 200 тоннадан артык бүләк тапшырды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
«Кыш бабай күп кенә балалар йортларында, онкология үзәкләрендә һәм хастаханәләрдә булды. Балаларга 200 тоннадан артык бүләк тапшырды, барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, чыршыларда утлар кабызды», — дип сөйләде тылсымчының матбугат секретаре Арина Мизгирева.
Моннан тыш, Кыш бабай Плесецк космодромында «Союз-2.1б» ракетасын эшләтеп җибәрүдә катнашты, ә 25 декабрьдә Карачай-Чиркәс республикасында Архыз тау районында ике метрдан артык биеклектә урнашкан һава торышын күзәтү өчен беренче метеостанцияне ачты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: