Барлык яңалыклар
Новости
2 гыйнвар 2020, 13:36

Русиядә электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон үз көченә керде

2020 елның июнь ахырына кадәр эш бирүчеләр хезмәткәрләренә хезмәт кенәгәсенең электрон яисә кәгазь версиясен алып бару хокукы турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак

Бүгеннән башлап Русиядә электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон үз көченә керә. Яңалык Русиядә яшәүчеләргә документны цифрлы форматта алып барырга мөмкинлек бирә.
Барлык мәгълүматлар РФ Пенсия фондында сакланачак. Кирәк булганда аларны эш бирүчедән яки Пенсия фондыннан да, шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша да яисә күп функцияле үзәктән соратып алырга мөмкин булачак.
2020 елның июнь ахырына кадәр эш бирүчеләр хезмәткәрләргә электрон хезмәт кенәгәләрен кертү һәм хезмәткәрнең электрон һәм кәгазь чыганаклар арасыннан сайлау хокукы турында хәбәр итәргә тиеш булачак. 2021 елдан беренче тапкыр эшкә урнашучылар өчен электрон кенәгәләр генә алып барылачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: