Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар 2020, 13:45

Русия Яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатында икенче урынны яулады

Дөнья чемпионатында Канада — Русия финал уены исәбе — 4:3

Кичә Чехиянең Острава шәһәрендә узган Яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы икенче урынны яулады. Финалда Русия хоккейчылары Канада җыелмасына каршы көч сынашты.
Финалга барып җитәр алдыннан, Русия В төркеме уеннары этабын үтте: Чехия — Русия (4:3), Русия — Канада (6:0), США — Русия (3:1), Русия — Германия (6:1).
Чирек финалда Русия Швейцарияне 3:1 исәбе белән җиңде. Ярым финал: Швеция — Русия (4:5). Финалда Русия 4:3 исәбе белән Канадага җиңелде һәм көмеш медальләргә ия булды. Чемпионатта өченче урынны Швеция яулады.
Русия — Канада уенында Русия җыелма командасы өчен алка керттеләр: Никита Александров, Григорий Денисенко, Максим Соркин.
Әлеге чемпионатта 20 яшькә кадәр хоккейчылар катнаша.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: