Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар 2020, 13:56

Ульяновск өлкәсенең «Мөбарәк» мәчетендә татар теле курслары ачылды

Әлеге проектны беренче көннән үк халык хуплап кабул иткән

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Yзәк диния нәзарәте ярдәме белән Югары Террасаның «Мөбарәк» мәчетендә татар теле курслары ачылды. Бу эш мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәд Аббәс инициативасы буенча башкарылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ульяновскиның төрле районнарында яшәүче йөздән артык кеше дәресләргә йөри, алар арасында яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар.
Беренче дәрестә сүз, милли мәдәниятнең нигезе буларак, татар теленә көч өстәү hәм балаларга да, олыларга да телне өйрәтү кирәклеге хакында барган.
«Татар теле кулланучылар саны буенча Русия Федерациясендә икенче тел булып саналуына да карамастан, бик күп татар-мөселман гаиләләре акрын гына үзләренең ана телен оныта hәм туган халкы, мәдәнияте hәм традицияләре белән рухи элемтәне югалта. Хәзер милли телләрне саклауга җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелми, нәтиҗәдә, ел саен дистәләгән тел, алар белән бергә үз тарихы, мәдәнияте булган милләтләр юкка чыга», диелә әлеге хәбәрдә.
Оештыручылар сүзләренчә, татарлар, сан буенча Русиядә икенче милләт буларак, үз телен саклап калырга бурычлы.
Татар телен өйрәнергә теләүчеләрне «Мөбарәк» мәчетендә көтәләр. Кызлар өчен дәресләр — 11 сәгатьтә, малайлар өчен — 13 сәгатьтә, олылар өчен 15 сәгатьтә башлана. Дәресләрне профессиональ педагог, татар теле белгече Абдулкәрим хәзрәт Хөснетдинов алып бара.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: