Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар 2020, 19:31

Намаз укырга өйрәнергә ярдәм итә торган кушымта чыкты

Әлеге кушымта ярдәмендә биш вакыт намазны һәм өстәмә догаларны җиңел генә өйрәнеп була

Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдингә Animarium проектына нигез салган Артур Әхмәтҗанов һәм Эльдар Шәрипов яңа уникаль эшләнмәне күрсәтте. Очрашуда Русия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов та катнашты.
Очрашуда Animarium вәкилләре мөфтигә «I Can Pray» яңа уникаль интерактив кушымта тәкъдим иттеләр. Эшләүчеләрнең сүзләренә караганда, бу кушымта ярдәмендә биш вакыт намазны һәм өстәмә догаларны җиңел генә өйрәнеп була. «I Can Pray» белем бирү проекты дин юлына баскан төрле яшьтәге кешеләргә туры килә.
Кунаклар Русия Мөселманнары башлыгына BrosLab (БросЛаб) лабораториясенең «Мәскәү Җәмигъ мәчете» агач конструкторын да тәкъдим итте. Русия мөселманнарының төп гыйбадәтханәсе — Мәскәү җәмигъ мәчетенең төгәл күчермәсен бөтен гаилә белән җыярга мөмкин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: