Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар 2020, 19:38

2020 елда русиялеләрне сигез кыскартылган эш атнасы көтә

Кыска эш атналары, кагыйдә буларак, бәйрәмнәр һәм ял көннәренә туры килә торган бәйрәм көннәрен күчерүгә бәйле, диде Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловец

2020 елда русиялеләрне сигез кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән хәбәр итә.
Кыска эш атналары, кагыйдә буларак, бәйрәмнәр һәм ял көннәренә туры килә торган бәйрәм көннәрен күчерүгә бәйле, дип ачыклык кертте ул.
Быел беренче кыскартылган эш атнасы Яңа ел бәйрәмнәреннән соң килгән, ике эш көненнән торган атна булса, икенчесе русиялеләрне февраль ахырында көтә, анысы Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле. Март аендагы икенче эш атнасы, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, шулай ук кыскартылган эш атнасы булачак, дип искәртте Шкловец.
«Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, 27 апрельдән 30ына кадәр дүрт көн эшләячәкбез. Май аенда 4 гыйнвар (шимбә) һәм 5 гыйнвардагы (якшәмбе) ял көннәрен күчерү аркасында беренче эш атнасы өч көн (6, 8, 9 май) генә дәвам итәчәк», - дип белдерде Шкловец һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә майның икенче эш атнасы да кыскартылган эш атнасы булачак дип өстәде.
Җәй һәм көз айларында исә русиялеләрне нибары ике кыскартылган эш атнасы (июнь аенда — Русия көнен, ноябрь аенда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә) көтә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: