Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2020, 13:23

Уфада туган телләр буенча олимпиадада ике йөздән артык укучы катнашты

Район һәм шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңүчеләр төбәк этабында сынау тотачак

Туган тел сөюче укучылар белемнәрен сынап карарга Уфага җыелды. Быел олимпиадада 290 укучы катнашырга теләк белдергән. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.
Дәүләткилдиев исемендәге Республика интернат-гимназиясендә татар, мари, чуваш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы башланды.Район һәм шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңүчеләр төбәк этабында сынау тотачак.
Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр өч биремне үтәргә: тәкъдим ителгән тема буенча инша язарга, викторина сорауларына җавап бирергә һәм телдән сөйләү буенча осталыкларын күрсәтергә тиеш.
Җиңүчеләр бүген бәйгенең йомгаклау тантанасында билгеле булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: