Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2020, 13:58

Кремль сараенда биегән

Беренче санлы урта мәктәпнең 6нчы класс укучысы Айдар Харрасов өчен бәйрәм көннәре бик сөенечле вакыйгадан башланды: Башкортстан делегациясе составында ул Мәскәүгә Яңа ел бәйрәменә – Кремль чыршысына барып кайтты

- Актерлар ничек җырлады! Үзләренең рольләрен шулкадәр килештереп уйнадылар, ә биюләре – күзне дә алып булмый алардан! – дип үзенең тәэсоратлары белән бүлешә Айдар. – Болар барсы да минем хәтеремдә мәңге калачак.
Аның хискә бирелүенә аптырарлык та түгел, чөнки безнең яшь якташыбыз – гадәттән тыш талантлы, төрле яктан үсешкән бала. Ул уку алдынгысы гына түгел. Бу кара күзле, мөләем яшүсмер нәрсәгә генә тотынса да утын чыгара. “Движение” бию коллективында солист, “Защитники, вперед!” конкурсында - командир. Тагы да Айдар – хоккейчы, тикшеренүче,фотограф, ШТК әгъзасы! Кремль сараенда да югалып калмаган, үзен күрсәтергә өлгергән. “Вәт шәп!” дигән дәртле ялгыз биюе белән бәйрәмдә оештырылган мәйданчыкта чыгыш ясап, Мактау хаты һәм “Мәскәү кремле” дигән китап белән бүләкләнгән.
Башкортстаннан килгән балалар башкаланың истәлекле урыннары буйлап экскурсия ясадылар, Измайлов кремлендә булдылар.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас: