Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2020, 11:48

Теләкләрнең кабул булган чагы

Яңа ел алдыннан башка сыймаслык хыяллар һәм теләкләр дә чынга аша: кемдер күптән кызыгып йөргән җылы якка юллама ала, кемдер яраткан театр труппасы тамашасына билетлар эләктерә, ә кемнәрдер яңа фатир ачкычларының хуҗасына әйләнә

“БР Бәләбәй муниципаль районы территориясендә урнашкан мәгариф һәм сәламәтлекне саклау учреждениелары хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү” муниципаль программасы кысаларында 2019 елда район Хакимияте Бәләбәй районы дәвахәналәрендә эшләүче яшь белгечләр өчен бер бүлмәле өч фатир сатып алды.
Яңа торлаклы булу бәхете беренче поликлиниканың участок врач-терапевты Инна Галимовага, беренче санлы хирургия бүлеге врач-хирургы Арам Аваянга һәм беренче санлы поликлиниканың врач-оториноларингологы Марат Габдуллинга елмайды. Бәләбәй районы Хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев аларга фатир ачкычлары тапшырды һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Мондый зур бүләк алган докторларның йөзеннән елмаю китмәде – аларшатлыктан ни әйтергә белми аз гына аптырашта калгандай булдылар һәм тизрәк үзләренең яңа фатирларын карарга ашыктылар.
Илья Букарев
Читайте нас: