Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2020, 17:33

Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль чыгара

“Бәхеткә юл кайда?” Зифа Кадыйрованың сәхнәләштерелгән дүртенче әсәре булачак

Буа дәүләт театры Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайда” әсәрен сәхнәләштерә башлады. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.
Популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайда?” әсәре буенча инсценировканы драматург Хәбир Ибраһим язган. Спектакльне Татарстанның халык артисты, Кариев театры артисты Илфат Камалиев куя.
“Зифа Кадыйрованың үзе белән килештек. 7 гыйнвардан эшли башладык. 20 гыйнвар көнне сәнгать советы кабул итәчәк. 29 гыйнварда Буада премьера булачак”, - диде Раил Садриев.
“Бәхеткә юл кайда?” Зифа Кадыйрованың сәхнәләштерелгән дүртенче әсәре булачак. Язучының ике әсәре Чаллы татар дәүләт театрында, берсе Әлмәт татар дәүләт драма театрында бара. Язучының “Сөмбел” әсәре буенча Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: