Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2020, 18:05

Метеоролог Русиядә җылы кышның сәбәбен глобаль җылыну белән аңлатты

Русия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы сүзләренә караганда, тикшеренүчеләр хәзерге Русия кышының Европа белән охшашлыгы турында фикер алышалар

Русиядә быелгы җылы кышның сәбәбе - глобаль җылыну. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Тулаем алганда, 30 ел эчендә температура нәкъ менә кыш көне якынча 2-2,5 градуска күтәрелде. <...> Бу, әлбәттә, бик күп», - диде Вильфанд.
Шул ук вакытта метеоролог климатның глобаль үзгәрүе нәкъ менә уртача һәм югары киңлектә, нәкъ менә кышкы айларда аеруча нык сиздерә, диде.
Русия гидрометеорология үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы шулай ук климатологларның хәзерге Русия кышының Европа кышлары белән охшашлыгы турында фикер алышуын да өстәде. Хәер, ул бу хакта күпьеллык тикшеренүләр үткәргәннән соң гына фикер алышу мөмкин булачак, диде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: