Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2020, 17:51

2024 елга Русиядә туучылар коэффициенты 1,7гә кадәр артырга тиеш

Русия халкының тарихи бурычы демографик тозактан котылу гына түгел, ә туучылар санын тотрыклы итү, диде Владимир Путин

2024 елда Русиядә туучылар коэффициенты 1,5дән 1,7гә кадәр артырга тиеш. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Русия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Хәзерге тискәре фаразлар сагайта. Безнең тарихи бурыч — моңа җавап бирү, демографик тозактан котылу гына түгел, ә унъеллыкның уртасына илдәге кешеләр санын табигый тотрыклы арттыруга ирешү. 2024 елга туучылар коэффициенты 1,7 булырга тиеш», — диде Русия Президенты.
Ул хәзерге вакытта 90 елларда туган аз санлы буын гаилә кора, шуның аркасында туучылар саны кими, диде. 2019 елда туучылар коэффициенты 1,5 булган.
«Бүген без 147 млн тирәсе. Әмма без бик катлаулы демографик чорга аяк бастык», — диде Владимир Путин.
Федераль Җыенга еллык Юлламасында Владимир Путин ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайтырга йөкләмә бирде. Бу демографияне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Хәзер бу ярдәмгә беренче балалары туган гаиләләр өмет итә алачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: