Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2020, 13:44

ОСАГО полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр

Иминиятләштерүчеләр иске сериядәге бланклардан 1 апрельгә кадәр файдалана алачак

2020 елдан ОСАГО полисларын рәсмиләштерү өчен иминиятләштерүчеләр яңа серияләрдәге бланклар («ННН» һәм «РРР») куллана башлаячак. Бу хакта Русия автоиминиятчеләр берлеге сайты хәбәр итә.
Шул ук вакытта, иминиятләштерүчеләр иске сериядәге бланклардан («ККК» һәм «МММ») 1 апрельгә кадәр файдалана алачак. Килешүләр документта күрсәтелгән вакыт тәмамланганчыга кадәр гамәлдә булачак.
«ННН серияле бланклар, элеккеге ККК серияле бланклар кебек үк, күрсәтелгән килешүләргә минималь (стандарт) таләпләрне билгели торган Русия Банкы норматив акты булган очракта ирекле иминиятләштерү килешүләре төзүне күздә тотачак», - диелә хәбәрдә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: