Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2020, 17:38

Русиядә аз керемле гаиләләргә түләүләр артачак

Демографик бурычларны хәл итүгә илнең киләчәге бәйле, диде Русия Президенты

Балалары булган аз керемле гаиләләргә түләнә торган акча артачак һәм аны түләү 4 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Русия Президенты Владимир Путин әйтте.
Дәүләт башлыгы үз чыгышын демография мәсьәләсеннән башлады. Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар тууны арттыруга бәйле. Туучылар санын арттыру күп балалы гаиләләргә күрсәтелгән дәүләт ярдәменә бәйле.
«Шул сәбәпле 3-17 яшьлек балаларга айлык түләүләр кертүне карарга тәкъдим итәм. Моны 2020 елның 1 гыйнварыннан ук эшләргә кирәк», — диде Русия Президенты.
Түләүләр бер кешенең кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә кагылачак, диде президент. Яңа түләүне алу өчен гариза язарга һәм рәсми керемне күрсәтергә кирәк булачак.
«Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын — 5,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Әмма болар гына түгел. Без бу системаның ничек эшләгәнен бәяләячәкбез һәм әгәр дә яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр булса киләсе елдан аларга тулы яшәү минимумын түли башлаячакбыз. Бу 11 мең сумнан артыграк акча», — диде дәүләт башлыгы.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: