РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинның юлламасыннан соң Русия хөкүмәтенең тулы составы белән отставкага китүе хакында белдерде.
РФ президенты хөкүмәт әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, "барысы да тормышка ашмавын" билгеләп үтте. Владимир Путин Министрлар Кабинетының һәр әгъзасы белән очрашачагын әйтте. Әлегә ул хөкүмәт әгъзаларына үз вазифаларын үтәп торуны сорады.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.