Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2020, 19:34

Башкортстанда көннәр кайчан суытачак?

Башкортстанда 2020 елның беренче ае аномаль җылы булуы белән аерылып тора

Әлеге вакытта уртача тәүлек һава температурасы гадәти күрсәткечләрдән 10 градуска югары. Кичә республикада җепшек кар яуды, төнлә ул бозлы яңгыр белән алышынды. Көндезге сәғәтьләрдә һава температурасы плюс билгесенә күтәрелде, кар эри, юлларда бозлавык күзәтелә.
18 гыйнвардан башлап, атмосфера басымы күтәрелә башлый. Һава температурасы бераз түбәнәя. 18 һәм 19 гыйнварда һава температурасы төнлә 2,7 градус була, көндез 0, 5 градус көтелә.
Киләсе атнада республикада көндез 4, 6 градус була. Атна азагында көннәрнең суытуы көтелә: көндез 11, төнлә 15 градуска тиклем.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: