Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2020, 13:43

Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтенрусия тавыш бирүне 1 майга кадәр үткәрәчәкләр

Хәзер тавыш бирүне үткәрү тәртибе эшләнә

РФ Конституциясенә Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төзәтмәләр буенча бөтенрусия тавыш бирүне 1 майга кадәр уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Федерация Советындагы чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«1 майга кадәр Конституциягә төзәтмәләр кертүгә кагылышлы закон проектлары буенча бөтенрусия ирекле тавыш бирү узачак, тавыш бирү ял көннәренең берсендә була», — дип сөйләде чыганак. Аның сүзләренчә, хәзер тавыш бирүне үткәрү тәртибе эшләнә.
Киләсе сишәмбе, 21 гыйнварда, Федерация Советы Президент Юлламасының нигезләмәләрен тормышка ашыру планын раслаячак. Төзәтмәләр буенча закон проектларын Дәүләт Думасына 2020 елның февраль яки март айларында кертәчәкләр.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: