Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2020, 14:16

Самараның «Бердәмлек» өлкә газетасы юбилеен билгеләп үтәчәк

Чарада катнашучылар мавыктыргыч программа тәкъдим ителә

25 гыйнварда Сызрань шәһәренең Үзәк китапханәсендә Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасының 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Чарада катнашучыларны мавыктыргыч программа, татар мәдәнияте дөньясына чуму, онытылмаслык хис-кичерешләр көтә, диелгән хәбәрдә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: