Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2020, 15:37

Путин Мишустинны Премьер-министр итеп билгеләү турындагы указга кул куйды

Документ кул куелган көннән үз көченә керә

Русия президенты Владимир Путин Премьер-министр итеп Михаил Мишустинны билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ кул куелган көннән үз көченә керә.
Бүген Дәүләт Думасы Мишустинны Хөкүмәт рәисе вазифасында раслады, ачык тавыш бирүдә аның кандидатурасын 383 депутат хуплады, каршы чыгучы булмады, 41 депутат битараф булды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: