Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2020, 19:03

Ульяновскида татар театрлары фестивале башлана

Фестиваль программасына кергән hәр спектакльгә йөрүче hәр кешене фестивальне ябу тантанасында бүләк көтә

26 гыйнварда Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге hәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе татар халык hәм үзешчән театрларының Барый Тарханов исемендәге V нче төбәкара фестивален ачу тантанасына чакыра. Бу турыда»Өмет» газетасы хәбәр итә.
Бу көнне «Киндяковка» мәдәният йортының Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге «Нур» татар халык театры танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ул бит берәү генә» дигән спектаклен күрсәтәчәк.
Фестиваль программасына кергән hәр спектакльгә йөрүче hәр кешене фестивальне ябу тантанасында бүләк көтә. Бер чакыру билетына бер бүләк биреләчәк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: