Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2020, 19:40

Азәрбайҗанда Салих Сәйдәшевне искә алу кичәсе булды

Кичәдә «Туган тел» җәмгыяте рәисе Альбина Гыйматдинова композиторның тәрҗемәи хәле турында әзерләгән видеоблок күрсәтелде

Азәрбайҗанның «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте мәшһүр татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган чара үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәдә «Туган тел» җәмгыяте рәисе Альбина Гыйматдинова композиторның тәрҗемәи хәле турында әзерләгән видеоблок күрсәтелде.
Салих Сәйдәшев - халык арасында киң таралган күп кенә җырлар («Бибисара», «Өмә җыры» һ.б.) авторы. Әлеге җырларны Әдилә Рахмушина «Туган тел» ансамбленә кушылып башкарды.
Тамашачылар игътибарына шулай ук ике видеоблок («Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек һәм «Советлар Союзы маршы») тәкъдим ителде.
Кичәдә Кыргызстанның «Туган тел» җәмгыяте Президиумы әгъзасы Галия Моратова да катнашты. Ул үз оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.
Чарага килгән кунаклар татар халкының милли ризыкларыннан да авыз итте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: