Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2020, 12:06

Башкортстанда биш район автоклуб сатып алачак

Биш мобиль мәдәни комплексның гомум бәясе 23 миллион сумнан артык булачак

Автоклубларны быел Башкортстанның Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман һәм Тәтешле районнары сатып алачак. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Халыкка хезмәт күрсәтү өчен махсус автотранспорт сатып алуга субсидияләр төбәк башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча бүлеп бирелгән. Бу «Мәдәният» гомумдәүләт проектына кергән «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Башкортстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биш мобиль мәдәни комплексның гомум бәясе 23 миллион сумнан артык булачак, шуның 20 миллион сумы — федераль бюджеттан.
Автоклублар үз мәдәният йортлары булмаган авылларда күчмә концертлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Анда сәхнәдән башка кирәкле барлык җиһазлар да бар.
Автоклубта сәхнә, шулай ук тавыш, яктылык һәм мультимедиа махсус эффектлары бар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: