Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2020, 19:48

Русия Генераль прокуроры Юрий Чайка вазифасыннан китә

Бу вазифага Русия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары Игорь Краснов тәкъдим ителде

Русия Генераль прокуроры Юрий Чайка постыннан китә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
Юрий Чайка «башка эшкә күчү сәбәпле», вазифасыннан китә.
Русия Президенты Владимир Путин Федерация Советына яңа кандидатураны карарга тәкъдим итте. Ул — Русия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары Игорь Краснов.
Юрий Чайка Русия Генераль прокуратурасы белән 2006 елның җәеннән идарә итә. Аңа кадәр ул 1999-2006 елларда Русия юстиция министры булып эшләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: