Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2020, 12:26

«Матур» машина номерларын сатып алу мөмкин булачак

Бу яңалык 2021 елдан тормышка ашачак

РФ Икътисади үсеш министрлыгы гражданнарга «матур» автомобиль номерларын резервта саклау һәм сатып алу мөмкинлеге бирү турында карар проекты тәкъдим итте. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләп булачак. Шул хактагы документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән.
Яңа кагыйдәләр 2021 ел башында үз көченә керәчәк.
Хәзер теләгән кешеләр үзләренә “текә” номерларны ачыктан-ачык сатып алачак. (Ә элек бу таныш-белеш аша, яки ришвәт ярдәмендә генә эшләнә иде).
.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: