Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2020, 19:28

Элемтә министрлыгы социаль челтәрләргә бушлай керү мөмкинлеге булдырырга планлаштыра

Ведомство операторлар өчен компенсацияләр механизмын эшләячәк

РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы русиялеләр өчен социаль челтәрләргә, мессенджерларга һәм эзләнүләргә бушлай керү мөмкинлеген булдыруны кире какмый, шул ук вакытта операторлар өчен компенсацияләр механизмын эшләп чыгара. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, хәзерге вакытта социаль әһәмиятле ресурслар: социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм эзләнүләр исемлеге тикшерелә.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Русия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык Юлламасында бөтен Русия буенча ил ресурсларына бушлай Интернетка керү тәэмин ителәчәк, дип белдерде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: