Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2020, 13:02

Путин Марат Хөснуллинны вице-премьер итеп билгеләүне раслады

Русия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын һәм урынбасарларын билгеләү турындагы указларга кул куйды

Русия Президенты Марат Хөснуллинны РФ Хөкүмәте вице-премьеры итеп билгеләп куюны раслады. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтындагы указда әйтелә.
«...Хөснуллин Марат Шакирҗан улын Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары итеп билгеләргә», - диелгән указда.
Шулай ук РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры итеп Андрей Белоусов, вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты башлыгы итеп Дмитрий Григоренко билгеләнде.
Виктория Абрамченко, Алексей Оверчук, Дмитрий Чернышенко вице-премьерлар итеп билгеләнде.
Шулай ук Татьяна Голикова һәм Юрий Борисов вице-премьер статусын саклап калдылар. Юрий Трутнев вице-премьер — Россия Федерациясе Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын саклап калды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: