Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2020, 18:33

Башкортстанда өйләнешү буенча лидерлар

2019 елда Башкортстанда 25 064 пар рәсми никахка кергән. Бу турыда республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты белгечләре хәбәр итте. ЗАГС бүлекләре шулай ук аерылышу хакында 15 414 акт теркәгән

Түбәндәге районнарда никахлар санының 0,6 проценттан 54,8 процентка тиклем артуы билгеле:
— Аскын,
— Балтач,
— Гафури,
— Дуван,
— Зилаер,
— Иглин,
— Краснокама,
— Миякә,
— Стерлетамак,
— Уфа,
— Чакмагыш,
— Чишмә,
— Баймак районы һәм Баймаҡ шәһәре,
— Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәре,
— Дүртөйле районы һәм Дүртөйле,
— Ишембай районы һәм Ишембай,
— Межгорье,
— Нефтекама,
— Сибай,
— Уфаның Дим, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе районнары.
Аерылышулар санының кимүе буенча лидерлар исәбендә – Әбҗәлил, Авыргазы, Балтач, Бишбүләк, Бүздәк, Борай, Дуван, Зианчура, Иглин, Калтасы, Кырмыскалы, Кыйгы, Краснокама, Куергазы, Кушнаренко, Мишкә, Нуриман, Стәрлебаш, Федоровка районнары. Шәһәрләр арасында – Баймак, Бәләбәй, Бөре, Благовещен, Мәләвез, Агыйдел, Күмертау, Межгорье, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Уфаның Калинин һәм Ленин районнары.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: