Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2020, 11:45

Чиләбе татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр башлап җибәрде

Яшьләр түбәтәй һәм калфак ясау буенча мастер-класс үткәрергә ниятли

18 гыйнварда Чиләбе татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр башлап җибәрде. Беренче лекция VIII–XIX гасырлардагы костюм тарихы турында булган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Яшьләр презентацияләр күрсәтеп, VIII–XIX гасырлардагы татар киемнәре үзенчәлекләрен өйрәнгән. Тукыма төрләре турында да мәгълүмат бирелгән. Әйтик, ир-атларга ефәк тукымадан кием кию тыелганы турында бик күпләр белмәгән.
Яшьләр түбәтәй һәм калфак ясау буенча мастер-класс үткәрергә ниятли, шулай ук татар костюмын мөстәкыйль рәвештә тегү хыялы да бар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: