Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2020, 14:29

2020 елда республикада дүрт онкология үзәге ачыла

Быел республикада дүрт онкология үзәге ачыла. Бу турыда Башкортстанның саулык саклау министры Максим Забелин хәбәр итте

«Уфаның 13нче дәваханасында, Күмертауда, Нефтекамада һәм Октябрьскийда үзәкләр эшли, — диде саулыҡ саклау министрлыгы җитәкчесе. — Шулай ук Стәрлетамакта беренче квартал азағында 1нче шәһәр дәваханасында химия терапиясы бүлеген ачу планлаштырыла. Онкология диспансерында палаталы поликлиника корпусы файдалануга тапшырыла».
Республика Саулык саклау министрлыгы башлыгы сүзләренчә, хәзер яман шеш авыруларын диагностикалау өчен аппаратураның искерү проблемасы бар. Әлеге мәлдә 60-70 проценты – иске. Бу база әкренләп яңартыла. Республика компетентлы кадрларга да мохтаҗ. Максим Забелин сүзләренчә, бүген 120 онколог җитешми. 2020 елда 30 белгечнең килүе көтелә.
Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Адель Измайлов әйтүенчә, Башкортстанда яман шешләрне ачыклау очраклары арта.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: