Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2020, 13:12

Туучылар саны кими

2019 елның 12 аенда республикада 42 053 бала туган (үткән елдан 89%): 21 680 кыз һәм 20 373 малай, кызлар 1307гә күбрәк. Бу хакта Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр

«Уфада туу турында иң күп актлар Киров районының ЗАГС бүлегендә теркәлгән (2 883), икенче урында — Калинин районының ЗАГС бүлеге (2 592), өченчедә — Октябрь районының беренче ЗАГС бүлеге (туу хакында 1 958 акт), шәһәрдә барлыгы — 14 меңнән артык сабый, — дип ачыклык керттеләр ведомствода. — Туу турында акт язмаларының саны кимүгә карамастан, Аскын районында туу — 12%, Дим районында — 4,3%, Ленин районында 4,9% арткан».
Дәүләт комитетының статистика мәгълүматы буенча, уткән елның гыйнварыннан декабренә тиклем Башкортстанда 15 448 беренче бала, 15 803 икенче бала, 7 749 өченсе бала, 2 111 дүртенче һәм 1 112 бишенче, аннан күбрәк балалар, шулай ук 480 игез һәм 8 өч игез бала теркәлгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: