Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2020, 19:38

Башкортостан – минем киләчәгем

“Башкортостан – минем туган җиремМин – җиремнең газиз баласы.Нәселемнең тамырларын саклап,Киләчәгем шунда каласы.”Ф. Максютова

Мин гүзәл республикада – Башкортостанда туганмын. Ул картада бер бәләкәч кенә каен яфрагы чаклы урын алып тора. Үзе кечкенә булса да, табигате иң гүзәле, халкы иң бердәме, рухи хазинасы иң бае.
Мин киләчәгемне үз туган төягемдә күрәм. Ул данлыклы ил булачак. Аның курай моңнары башка илләрдә яңгырап торачак. Табигате килгән кунакларны сокландырып торачак: кош-кортларның моңланып-моңланып сайравы, чишмәләребезнең челтер-челтер чыңлавы, урманнарыбызның шаулавы, хәтта черкиләрнең безләве!
Һәр ел саен агач утыртып,урманнарыбыз артачак, шәһәрләребез яшеллеккә күмеләчәк. Чүп-чарның бер бөртеге дә булмас, чөнки алар вакытында эшкәртелеп торылачак. Аннан кибетләрдә үз илебезнең азык-төлеге экологик яктан дөрес эшләнгән савытларда сатылачак. Сөт ризыклары, камыр ашлары, милли ризыклар чит илләргә күпләп озатылачак. Бу өлкәдә хезмәт итүчеләр алга китәчәк.
Ял итү урыннары артачак, республика тарихы һәм әлеге көне турында мәгълүмат булачак. Шулай ук данлыклы Кандра һәм Ачлыкүлдә су спорты буенча ярышлар узачак. Спортка килгәндә, минем уемча, киләчәктә һәр кеше сәламәтлеге турында кайгыртачак. Төрле милләт халыклары бердәм булып, спорт кичәләренә җыелыр дип уйлыйм мин. Анда һәр милләт җыр-моңын бүләк итәр. Урамнарыбыз якты, юлларыбыз тигез, үзебез бердәм, киләчәгебез бәхетле булачак, чөнки балалар бакчасыннан ук туган җиребезне сөяргә өйрәтәләр, мәктәпләрдә туган илебезгә кадерләү хисен тәрбиялиләр.
“Туган илен кадерләгән халык кына кадерле була”, – дигәннәр бит борынгы ата-бабаларыбыз. Без – республикабызның киләчәге. Без аны саклап кына калырга тиеш түгел, аны үстерергә, яхшы якка үзгәртергә, аның белән горурланырга тиешбез!
Республикабызны алга алып барыр өчен тирән белемле, тәрбияле, туган илнең тарихын белгән, анда яшәүче кешеләрнең теләкләрен кайгырткан, һәр өлкәдә яңалыклар кертүче җитәкче һәм аның командасы булырга тиеш. Бәлки, без – шул команданың киләчәгедер?!
Ирина Суфиянова,
Бәләбәй татар гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы
Читайте нас: