Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2020, 11:58

Шәйхразиев һәм Сидякин Татарстанда Башкортстан көннәрен уздыру турында сөйләште

Васил Шәйхразиевка «Башкортостан республикасы төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырдылар

Кичә Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашты. Алар Татарстанда узачак Башкорстан көннәре турында фикер алышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу барышында дәүләт һәм иҗтимагый өлкәләрдә ике регионның хезмәттәшлеген ныгыту буенча сөйләшүләр булды.
Васил Шәйхразиев май аенда Татарстанда узачак Башкортстан көннәре турында һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы яңа вәкиле Альфред Дәүләтшин билгеләнүе турында әйтеп узды.
Очрашу ахырында җитәкчеләр бүләкләр белән алыштылар. Александр Сидякин Васил Шәйхразиевка «Башкортостан республикасы төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды.
Очрашу Башкортстан Башлыгының администрация бинасында узды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: