Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2020, 23:04

Аптыравымның чиге юк

Бәлки, мин тиледер. Чөнки дөньядагы күп нәрсәләр аңлашылып бетми

Менә әле Казанның «Рубин» һәм Мәскәүнең «Спартак» клублары Солтмурад Бакаевның күчүе турында килешү төзүе турында укыдым әле. Трансфер суммасы 20 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу турыда «Футбол биги» телеграм-каналы хәбәр иткән.
20 яшьлек ярымсакчының Мәскәү клубы белән килешүе 2020 елның 30 июнендә гамәлдән чыга, әмма командалар килешү срогы тәмамлануны көтмәскә булган.
Шунысы кызык, «Спартак» командасы «Рубин» уенчысын кире сатып алу хокукын калдырды. Бу Мәскәү клубына 4 миллион еврога төшәчәк.
Хәзерге вакытта уенчының трансфер бәясе 450 мең еврога бәяләнә икән.
Әйе, исең китәрлек бит, ярты ил ун меңгә эшләп йөргәндә футболчы-хоккейчыларны миллионнарга сатып алып яталар. Әле, кызык өчен, интернеттан карадым әле, Голландиядән килгән Гус Хиддинка Русия елына 7 миллион евро түләгән булган икән. Ис китәрлек бит! (Мин үзем бу вазыйфага 1 миллион еврога да риза булган булыр идем, командам да нәтиҗә күрсәтер иде).
Чит илдән спортчылар алып яткан булалар. Шушы акчага бөтен Русия халкы футбол-хоккей уйнарга риза булыр иде. (Нәтиҗәсе дә шәбрәк булыр иде). Мин үзем дә бер миллионга рәхәтләнеп туп тибәр һәм бертуктаусыз гол кертер идем.
Аннан, сатып алып кына ул безнең спортчы була диме ни? (Бу бит урамда “снимать” иткән фәхишәне: “Минем хатын ул”, – дип күкрәк киереп йөрү белән бер).
Минемчә, чит илләрдән сатып алган спортчыларга һәм тренерларга киткән акчага Русиядәге һәр авылда кышларын кечкенә булса да боз мәйданчыгы төзеп, сабыйларга тимераяклар алып булыр иде. Тик, кая ул. Моны аңларга, күрәсең, башлары җитмидер. Я үзем тиледер.
Габдулла Вафин
Читайте нас: