Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2020, 19:31

Мин биергә яратам!

Минем исемем – Милана, фамилиям – Меркулова, Бәләбәй татар гимназиясенең 4нче сыйныфында укыйм

Һәр кемнең яраткан шөгыле була. Минем яраткан шөгылем – бию. Дәресләрдән соң, мин бию түгәрәгенә ашкынам. Анда мине якын дустым – Дилия Хәбибрахманова көтеп тора. Без аның белән төрле биюләр өйрәнәбез, гимназия, шәһәр күләмендәге концертларда, конкурсларда, фестивальләрдә катнашабыз. Шәһәрдә үткәрелгән ”Халкым хәзинәсе” исемле татар мәдәниятенең 1 фестивалендә беренче, “Илһам” фестивалендә икенче урыннарны яуладык, ”Йәншишмә” конкурсында лауреат Дипломына лаек булдык. Безне биергә минем әнием – бию укытучысы Меркулова Әлфия
Зиннур кызы өйрәтә. Һәр биюнең үзенчәлегенә, эчтәлегенә ярашлы, үзе матур итеп күлмәкләр, костюмнар да тегә минем әнием.
Без дустым белән укуда да сынатмыйбыз, яхшы укыйбыз, төрле конференцияләрдә катнашабыз, ә инде ел саен үткәрелә торган “Тукай моңнар”ында яттан шигырьләр сөйләп, лаеклы урыннар яулыйбыз.
Дуслар, ә сезнең яраткан шөгылегез бармы?
Меркулова Милана,
Бәләбәй татар гимназиясенең 4б сыйныфы
укучысы
Читайте нас: