Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2020, 12:38

Февраль янә аномаль җылы булачак

Русиянең төньяк-көнчыгышында гына температура нормадан түбәнрәк булачак

Русиянең күпчелек өлешендә февраль ае гыйнвар ае кебек аномаль җылы булачак. Бу хакта «Фобос» үзәге сайтында хәбәр ителә.
Илнең төньяк-көнчыгышында гына метеорологлар аномаль салкыннарны көтә. Анда температура гадәттәгедән 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.
«Калган территориядә сезонга хас булмаган җылы һава торышы көтелә, уртача алганда, нормадан 2-4 градуска югарырак була», - дип билгеләп үтә синоптиклар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы,
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: