Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2020, 13:10

Хатын-кызлар арасында Русиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле

Конкурсның мәртәбәле бүләгенә Магнитогорскидан килгән 12 яшьлек Омина Сатторова лаек булды һәм гомрәгә юллама белән бүләкләнде

Хатын-кызлар арасында Русиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс Татарстанның Ютазы районы Урыссу бистәсендә беренче тапкыр уздырылды һәм аны “Халисә” исеме белән атарга карар кылынды. Коръән укуда үз көчләрен сынарга Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре, Лаеш, Ютазы районнарыннан, Башкортстан, Пенза, Оренбург, Магнитогорск, Төмән өлкәләреннән барлыгы иллегә якын хатын-кыз килде.
Катнашучыларның иң яшенә – 6, ә иң олысына – 47 яшь иде. Мөслимәләрнең Коръән уку осталыкларына һәм Изге Китапны яттан белү дәрәҗәсенә бәя бирү өчен 4 хафизәдән торган мәртәбәле жюри составы билгеләнде.
Конкурсның мәртәбәле бүләгенә Магнитогорскидан килгән 12 яшьлек Омина Сатторова лаек булды һәм гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Ул «ДУМ РТ Хаҗ» оешмасы ярдәмендә әтисе белән кече хаҗга барачак. Калган призерларга телефоннар, китаплар, сувенирлар, уку кирәк-яраклары бүләк ителде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: