Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2020, 17:34

Дәүләт Думасында Конституциягә төзәтмәләр кабул итү алгоритмы хакында сөйләделәр

Закон проекты төп һәм процедура блокларыннан гыйбарәт

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проекты ике блоктан (төп һәм процедура) гыйбарәт, дип белдерде тиешле эш төркеменең рәистәше Павел Крашенинников. Бу хакта «Российская газета» яза.
Төп блок Конституциядәге үзгәрешләр хакындагы тәкъдимнәрне үз эченә ала. «Процедура блогы исә шул исәптән тавыш бирү процедурасын, нәтиҗәләр ясау тәртибен, шулай ук тавыш бирүдә хокукый өземтәләрне (кайсы маддәләр гамәлгә шунда ук, кайсылары соңрак кертеләчәк) билгели», - дип искәртте Крашенинников.
Аның сүзләренчә, икенче блок закон кабул ителгәч һәм басылып чыкканнан соң үз көченә керәчәк. Төзәтмәләр үзләре исә гомумроссия күләмендәге тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясаганнан соң гына гамәлгә керәчәк яки кермәячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: