Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2020, 12:58

Гадел минималь хезмәт хакы күләмен атадылар

Ир-атлар уртача 103 мең сумга, ә хатын-кызлар 80 мең сумга дәгъва итә икән

Әйтик, 100 мең - 200 мең сумлык хезмәт хакына сораштырылучыларның 26 проценты дәгъва итә. Бу хакта «Работа.ги» порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Уртача алганда, респондентлар ай саен 92 мең сум акча эшләргә тели.
Хезмәт хакының күләме төбәккә карап аерыла. Мәскәүдә кешеләр аена уртача 104 мең, Санкт-Петербургта - 102 мең, Новосибирскида - 90 мең, Ростов-Донда - 87 мең, Түбән Новгородта 70 меңгә эш эзли. Ир-атлар уртача 103 мең сумга, ә хатын-кызлар 80 мең сумга дәгъва итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: