Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2020, 12:37

20 мең кеше ОРВИ белән чирли

Башкортостанда үткән атнада 20 916 кеше кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырып киткән

20 гыйнвардан 26сына тиклем республикада чирлеләр саны 4,3% арткан. Уфада 6 700 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.
«Әлеге вакытта республикада кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирләүнең эпидемик булмаган кимәле саклана. Авыру күрсәткече эпидемик чиктән 3,5% түбәнрәк, Уфада чирнең өлкәннәр арасында таралуы исәбенә 8% күбрәк. Авыру йоктырганнарның күбесе — 17 яшькәчә балалар», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буенча Кулланучылар хокугын яклау өлкәсендә күзәтү һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәттән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: