Русиядән Кытайга 27 мартка кадәр поездда барырга ниятләгән пассажирлар, өстәмә түләүләр һәм җыемнарсыз, файдаланылмаган билетларын тапшыра ала. Бу хакта Русия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әгәр дә Кытайдан Русиягә бару өчен билет чит ил дәүләте территориясендә рәсмиләштерелгән булса, Русиядә булганда (сәяхәт итүдән баш тарткан очракта), пассажир поезд киткәнчегә кадәр алты сәгатьтән дә соңга калмыйча «ФПК»АҖ сатуның теләсә кайсы пунктына махсус билгеләр кую өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә акчаларны кире кайтару билетлар рәсмиләштерелгән чит ил тимер юлларына билет сату пунктларында башкарылачак.
«Шул ук вакытта йогышлы авыруларны профилактикалау максатыннан поезд бригадалары хезмәткәрләре пассажирлар өчен махсус инструктажлар оештырылды. Барлык пассажир поездлары эчке яктан дезинфекция чаралары белән эшкәртелә», – диелгән хәбәрдә.
Русия һәм Кытай арасында 3/4нче Пекин – Мәскәү һәм 402/401нче Суйфэньхэ – Гродеково поездлары йөри. Моннан тыш, Чита – Маньчжурия һәм Мәскәү – Пекин юнәлешендә вагоннар йөри.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, яңа коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Казаннан Кытайга очышлар туктатылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.