Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2020, 11:24

Уфада «Урал-батыр» эпосын дөньяның төрле телләрендә башкардылар

Конкурста Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык кеше катнашты

Уфада унынчы тапкыр «Урал-батыр» башкорт халык эпосын Халыкара яшь башкаручылары конкурсы узды. Аны Русия һәм дөнья халыклары телләрендә башкардылар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Конкурста Башкортстан, Русия, Германия, Израиль, Һиндстан, Украина, Франция һәм дөньяның башка илләреннән балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, көллиятләрдән һәм югары уку йортларыннан 500дән артык кеше катнашты.
Катнашучылар «Урал-батыр» башкорт халык эпосын дөньяның утыздан артык телендә — башкорт, рус, лезгин, мари, татар, удмурт, чуваш, азәрбайҗан, инглиз, әрмән, иврит, испан, итальян, кыргыз, кытай, немец, поляк, төрек, украин, француз һәм башка телләрендә сөйләделәр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: