Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2020, 17:45

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районында татар малае «2020 ел укучысы» итеп сайланды

Айдар Фәсхетдинов татар халкының «Никах» милли йоласын гаҗәеп матур, сокланырлык итеп күрсәтеп, район конкурсында җиңү бәхетенә иреште

Ульяновск өлкәсе Чардаклы район үзәгендә мәктәптә белем алучылар арасында «2020 ел укучысы» бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Анда Айдар Фәсхетдинов җиңүгә иреште. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Алар Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы укучылары төпле белемгә ия булуларын, шулай ук иҗади осталыкларын күрсәтте. Балалар данлыклы якташлары, үз мәктәпләре тарихыннан кызыклы фактлар турында да сөйләде. Кыскасы, hәркайсы үзен иҗади шәхес итеп танытты.
Чардаклының 2нче урта мәктәбе укучысы Максим Яин татар халык биюен башкарды. Ә Колмаер урта мәктәбеннән Айдар Фәсхетдинов татар халкының «Никах» милли йоласын гаҗәеп матур, сокланырлык итеп күрсәтеп, район конкурсында җиңү бәхетенә иреште.
Беренче урынга лаек булган Айдар тиздән Чардаклы районын «2020 ел укучысы» өлкә конкурсында тәкъдим итәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: