Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2020, 13:32

Башкорт корылтае Башкортстанда яшәүче халыкларның телләрендә Халыкара диктант үткәрә

Территорияләр белән эшләү буенча корылтай комиссиясе җыелышында шундый карар кабул ителгән

Бөтендөнья башкорт корылтае 2020 елда Башкортстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендә Халыкара диктант үткәрергә ниятли. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Территорияләр белән эшләү буенча корылтай комиссиясе җыелышында шундый карар кабул ителгән.
Акция генерал-майор, 112нче легендар Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга (аны 2019 елда билгеләп үтә башладылар) багышлана.
«Башкорт теле елында Русия Федерациясе субъектларындагы башкорт корылтайлары җитәкчеләренә ата-аналар катнашында башкорт телен өйрәнүне оештыру мәсьәләләрен җентекләп өйрәнергә киңәш иттеләр. Җыелышта шулай ук корылтайлар эшен бәяләү критерийлары кертү хакында фикер алыштылар», - дип хәбәр итте комиссия әгъзалары.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: