28 мартта Мәскәүнең Crocus City Hall концерт залында Мәүлид бәйрәме кысаларында «Мин кем» дигән спектакльнең премьерасы була. Бу хакта Русия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.
Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтенең театраль тамашалары инде күркәм гадәткә әверелде. 14 ел эчендә оештыручылар 100 мең тамашачы өчен төрле чаралар үткәргән. Бу юлы сәхнәдә биш сюжет күрсәтеләчәк, аларның һәркайсында бер гаиләнең тарихы бәян ителә һәм һәр герой төрле яктан ачып бирелә.
Чарага килгән кунакларга гаилә мөнәсәбәтләре һәм кыйммәтләре күзлеге аша исламның бөтен матурлыгын һәм зирәклеген ачу мөмкинлеге тудырылачак.
Спектакль барышында яшерен никахлар, өйдәге җәбер-золым, алкоголь һәм комарлы уеннар, «иркә бала» һ.б. темалар һәм төшенчәләр ачып биреләчәк, диелә хәбәрдә.
Спикерлар ролендә Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы, «Триллионер» проектына нигез салучы Шамил Аләветдинов, Мәскәү мөфтие, «Мин кем» проектының генераль директоры Илдар Аләветдинов, Ислам университеты ректоры, Голәмәләр шурасы әгъзасы Абдишукюр Нарматов, ислам белгече Эльмир Кулиев һ.б. чыгыш ясаячак.
Фойеда исә тамашачылар өчен аерым программа тәкъдим ителәчәк: Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) хәдисләргә таянып яңадан торгызылган бүлмә экспозициясе; мөселманнарда никах һәм гаилә традицияләре турында сөйли торган экспозицияләрне үз эченә алган күргәзмә залы; 2 яшьтән узган 200-300 сабыйга исәпләнгән «балалар бакчасы»; яшүсмерләр өчен – өстәл уеннары; тематик фотозоналар булачак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.