Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2020, 12:46

Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә татар теле дәресләре башлана

Дәресләр һәр якшәмбе бушлай уздырыла

2 февральдә Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә татар теле дәресләре башлана. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Дәресләр 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар өчен үткәрелә.
Татар теле дәресләре «Туган тел» үзәге һәм «Сәлам» иҗтимагый оешмасы ярдәмендә оештырыла.
Дәресләр һәр якшәмбе бушлай уздырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: