«Зифа Кадыйрова әсәрләрендә әхлак, катнаш никах, эчкечелек, наркомания, атасызлык, таркалган гаиләләр проблемасы күтәрелә. Бу күренешләр, кызганыч, татар милләтенең дә төп бәлаләренең берсенә әйләнә бара. Зифа Кадыйрова әсәрләре белән халкыбызны тәрбияли, геройлары аша укучыга гыйбрәт күрсәтә», - ди Татар штабы активисты.