Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2020, 15:14

Уфада «Әр-Рәхим» мәчетен 2024 елга төзеп бетерергә ниятлиләр

Уфада «Әр-Рәхим» мәчетен 2024 елга төзеп бетерергә ниятлиләр. Бу хакта яңарак Башкортстанның башкаласында булып киткән Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эриканга сылтанма белән «Реальное время» хәбәр итте. Ул мөфти Айнур Биргәлин белән шушы мәсьәлә турында сүз алып барды.

Төркия бизәкләү осталары белән проектка булышлык итәргә әзер, дип билгеләде Генераль консул. Шулай ук төрекләр бизәү һәм материаллар белән ярдәм күрсәтергә мөмкин, чөнки Төркия зур мөселман биналарын төзү эшләрендә зур тәҗрибәгә ия.
«Әр-Рәхим» мәчете 2000 еллар башында ук салына башлаган иде. Төзү 2016 елда туктатылды, соңыннан 2019 елның җәендә тергезелде. Ләкин, басма мәгълүматы буенча, акча күчмәгән әле..
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: