Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2020, 11:53

Ульяновскида татар театрлары фестивале башланды

Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге җитәкчесе традицион фестивальгә яңалык кертергә тәкъдим итте

Улльяновск өлкәсе мәдәният үзәгендә халык hәм үзешчән татар театрларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале башланды. Бишенче тапкыр узучы фестиваль көннәрендә семберлеләр игътибарына татар драматургларының тугыз спектакле тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Мәдәният үзәге сәхнәсендә өлкәбездә эшләп килүче сәнгать коллективлары белән беррәттән, ут күршебез Татарстанның Буа hәм Апас районнарыннан, Чуашстанның Бикшик авылыннан килгән театр артистлары да чыгыш ясаячак. Сәхнә осталары репертуарны да күптөрле итеп сайлаганнар. Берәүләр комедия жанрын үз итсә, икенчеләре классик әсәрләргә өстенлек биргән.
«Милләттәшләребез театрлар фестивален аеруча да якын күрәләр, көтеп алалар. Чакыру билетлары бер көн эчендә таралып бетте», — ди Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, әлеге проектны гамәлгә куючы Рамилә Сафина.
Фестивальне рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашучыларны өлкнең cәнгать hәм мәдәни сәясәт министры урынбасары Елена Куракова сәламләде. Ул милли театрларның эшен югары бәяләп, ана телен, мәдәниятне саклап калып үстерүдә зур роль уйнавын әйтте.
Ә өлкәнең Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге җитәкчесе Нурия Туркова традицион фестивальгә яңалык кертергә тәкъдим итте.
«Спектакльләр ел саен кабатланмасын иде. Киләсе елда, мәсәлән, музыкаль, ягъни җыр-биюле тамашалар куеп, халык белән элемтә урнаштырырга мөмкин», — диде Нурия Минзагит кызы.
Тамаша тәмамланганнан соң, автономия рәисе Рамис Сафин белән Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина «Нур» татар халык театры артистларына иҗат уңышлары теләп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: