Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2020, 19:37

Мишустин яңа коронавирусны, ВИЧ белән беррәттән, куркыныч авырулар исемлегенә кертте

Куркыныч чирләр исемлеге 2004 елда төзелгән һәм шуннан соң үзгәреш кичермәгән иде

2019-nCoV коронавирус инфекциясе әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра торган авырулар исемлегенә кертелде. РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.
«Әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра торган авырулар исемлеген мондый эчтәлектәге («16. В 34.2 коронавирус инфекциясе (2019-nCoV)) 16нчы пункт белән тулыландырырга», - диелә Хөкүмәт сайтында дөнья күргән документта.
Әлеге исемлек 2004 елда төзелгән һәм шуннан соң үзгәреш кичермәгән иде. Анда 15 төрдәге авыру (ВИЧ, бизгәк, туберкулез, түләмә, ваба, чума һ.б.) керә.
«Татар-информ» агентлыгы коронавирус аркасында 130 россияленең ашыгыч рәвештә Хубэй провинциясеннән китәргә ниятләве хакында хәбәр иткән иде инде. Моннан тыш, Русия 1 февральдән Кытай белән авиаэлемтәне чикләде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: